ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре 2020 елда урманнарны торгызу һәм утырту материалын үстерү буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын, шулай ук урман культураларын техник кабул итү материалларын тикшерә. Бу атнада урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Андрей Атаманов Әлмәт муниципаль районында шундый тикшерү белән булды.
Ул Әлмәт урманчылыгының Акташ, Кама-Исмәгыйль, Миңлебай һәм Поташ Аланы участокларында урман культуралары утыртуның сыйфатын бәяләде. Андрей Атаманов сүзләренә караганда, барлык эшләр дә вакытында, агротехник срокларда, кирәкле таләпләргә туры китереп башкарылган.
Быел Әлмәт урманчылыгы территориясендә барлыгы 109 га мәйданда урманнарны торгызу һәм калынайту эшләре үткәрелгән, урман питомнигында 0,8 га мәйданда орлык чәчелгән.
Агымдагы елның июнь һәм июль айларында Министрлык белгечләре Азнакай, Аксубай, Әлки, Бөгелмә, Алабуга, Зеленодольск, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Балык Бистәсе һәм Саба муниципаль районнарында башкарылган урманнарны торгызу эшләренең сыйфатын тикшерде.