«Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча халык арасында аңлату эшләрен алып бара

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

«Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча халык арасында аңлату эшләрен алып бара. Мәсәлән, узган атна ахырында Красный бор участогының урман остасы Николай Мурнов җәмәгать урыннарында мәгълүмат листовкалары элеп, Әгерҗе муниципаль районының Красный Бор авылында яшәүчеләр белән берничә әңгәмә үткәргән.

Мондый очрашу кысаларында Николай Мурнов гражданнарга урманнарда учак ягу һәм көнкүреш, төзелеш һәм башка калдыклар белән чүпләү күренешләренең тыелган булуы, шулай ук урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен җаваплылык булуы турында сөйләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International