Агымдагы елның 6 нчы июленнән 12 нче июленә кадәр республиканың дәүләт урман инспекторлары Татарстан урман фонды җирләренә 335 мәртәбә патрульлек үткәргән. Шул ук вакытта урман законнары бозылуның 5 очрагы ачыкланган.
2020 ел башыннан бирле федераль дәүләт урман күзәтчелеге кысаларында урманнарда 11 меңнән артык патрульлек үткәрелгән, административ хокук бозулар турында 432 беркетмә төзелгән. Шулай ук урман фондына якын урнашкан җир кишәрлекләренең милекчеләренә һәм җирләрдән файдаланучыларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозмау турында 1,4 мең данә кисәтү бирелгән.