«Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үтәп бетергән

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

«Тәтеш урман хуҗалыгы» ТР ДБУ хезмәткәрләре республиканың Тәтеш һәм Кама Тамагы муниципаль районнарында урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын төгәлләгән. Чаралар барышында Тәтеш урманчылыгы территориясендә янгынга каршы 20 км яңа минераллаштырылган полоса салынган һәм гомуми озынлыгы 119 км булганнары карап чыгылган. Шулай ук гомуми 20 км озынлыктагы янгынга каршы юллар төзелгән һәм 37 км озынлыкта аларны үзгәртеп кору эшләре башкарылган.

«Моннан тыш, урманнарда яшәүче гражданнарның ял итү зоналарын төзекләндерү эшләре дә башкарылды. Аерым алганда, быел без Кариле, Тархан, Тәтеш һәм Урюм участокларында 4 яңа беседка урнаштырдык, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Рәис Хәлитов. – Хәзерге вакытта урман фондына патрульлек һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча актив агитация-профилактика эше алып барыла».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International