«Тормыш сәнгате» фонды волонтерлары Лаеш урман хуҗалыгының урман питомнигында сезонлы эшләр башкаруда булышкан

2020 елның 14 июле, сишәмбе

«Тормыш сәнгате» халыкара фондының Казан бүлеге волонтерлары Лаеш урманчылыгының Питрәч участогында, 71 нче кварталда урнашкан «Лаеш урман хуҗалыгы» ТР ДБУ базислы урман питомнигында булганнар. Анда алар урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә үсентеләрне карау, туфракны йомшарту һәм чүп үләннәрен утау эшләрендә булышкан.

«Эшләрне башкарганнан соң без волонтерларны төшке аш белән сыйладык, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча үз эшчәнлегебез турында сөйләдек. Бу бик кызыклы очрашу булды, – дип сөйләде Питрәч участогының участок урманчысы Булат Галимуллин. – Әлбәттә, без хәрәкәттә катнашучыларга күрсәткән ярдәмнәре өчен бик тә рәхмәтле».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International