Министрлыкта В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖнең яклагыч урман утыртмаларына нигез салу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2020 елның 14 июле, сишәмбе

Бүген Министрлыкта В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖнең парник газлары чыгарылуны компенсацияләү максаты белән яклагыч урман үсентеләре утырту эшләренә бәйле мәсьәләләр буенча киңәшмә узды. Бу йөкләмә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан агымдагы елның маенда бирелгән.

Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Мәганов, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һ.б. катнашты.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасында яклагыч урман үсентеләрен утырту, «Татнефть» ГАҖнең агач утырту буенча республика табигать саклау акцияләрендә катнашуы, шулай ук «Татнефть» ГАҖ ихтыяҗлары өчен стандарт утырту материалы белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International