Тәтеш урманчылыгы һәм Тәтеш урман хуҗалыгы хезмәткәрләре «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясенә кушылган

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

«Тәтеш урманчылыгы» ДКУ һәм «Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясенә кушылган. Кичә, 14 нче июльдә, урманчы-җитәкче урынбасары Юрий Малькин һәм урман хуҗалыгы директоры Рәис Хәлитов беренче сыйныфка баручыларга портфельләр һәм канцелярия кирәк-яраклары тапшырган.

«Сезнең мәктәп тормышы якты хис-кичерешләр, файдалы белемнәр һәм гаҗәеп ачышлар белән тулып торсын. Уңышлар сезгә», – дип билгеләп үтеп, бүләкләр тапшырган Юрий Малькин.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы инициативасы белән 2007 елдан бирле үткәрелә. Әлеге акция хәйриячеләрнең игътибарын мәктәп портфельләре, канцелярия кирәк-яраклары сатып алу һәм балаларга тапшыру өчен җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International