Илгизәр Зарипов матбугат конференциясендә Татарстанда гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары керүне чикләү турында сөйләде

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары керүне чикләү режимын кертүгә багышланган матбугат конференциясе узды. Режимның үзенчәлекләре, шулай ук урман янгыннары барлыкка килүне кисәтү буенча Министрлык тарафыннан башкарыла торган эш турында ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов сөйләде.

«Быел безгә, тотрыклы эссе һава торышы башлану һәм Татарстан Республикасы урманнарында 4 нче класс янгын куркынычы куелуына бәйле рәвештә, ашыгыч чаралар күрергә туры килде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 14 нче июлендәге 589 номерлы карары белән, агымдагы елның 15 нче июленнән республикада гражданнарның урманнарда булуын, аларга транспорт чаралары керүен һәм билгеле бер төр эшләр башкарылуын чикләргә туры килде, гамәлдәге законнар нигезендә урманнардан файдалану эшчәнлеген башкаручы затлар гына гомуми файдаланудагы юллардан үтәли йөри ала, – дип хәбәр итте Илгизәр Зарипов. – Гражданнарның урманнарга баруына кагылышлы чикләүләр Татарстан Республикасы урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә».

Аның сүзләренә караганда, тармак белгечләре тарафыннан тиешле чикләүләрне кертү, аның гамәлдә булу чорында һәм шлагбаумнар белән урман юлларын ябу турында кисәтү аншлаглары урнаштыру эшләре башкарылачак.

«Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында ведомство карамагындагы учреждениеләрдә тәүлек буе кизү тору оештырылачак, урман биләмәләрендә патруль көчәйтеләчәк, ял һәм бәйрәм көннәрендә урманнарга кешеләр күпләп килә торган урыннарда вакытлы постлар оештырылачак. Янгын сүндерү көчләренең һәм чараларының, шул исәптән урман янгыннары турында хәбәрләргә оператив җавап бирү өчен резерв чараларының тулы әзерлеге тәэмин ителәчәк, – дип өстәде министрның беренче урынбасары. – Шулай ук халыкка табигый янгыннарның торышы һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша өстәмә мәгълүмат җиткереләчәк».

«Гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары белән керүне чикләү турындагы мондый карарлар 2011, 2012, 2013, 2014, 2016, 2017 һәм 2018 елда да кабул ителде. Без урманнарның җәмәгатьчелек өчен әһәмиятен аңлыйбыз, шуңа күрә янгын куркынычы классы кимегән очракта, без бу тыюны бетерүче документны кичекмәстән кабул итәчәкбез», – диде Илгизәр Зарипов.

Шунысын да билгеләп үтик, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, аның ведомствосындагы учреждениеләр, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, муниципаль районнарның башкарма хакимияте органнары белгечләренең, шулай ук янгынга каршы уздырылган чараларның көйләнгән эше нәтиҗәсендә Татарстан Республикасында 2011-2019 елларда янгын чыгу хәтәре янаган чорларда гадәттән тыш хәлләргә юл куелмады.

«2020 елда урманнарда янгын куркынычы сезоны 6 нчы апрельдә башланды. Янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек кысаларында 2020 елга «Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы» эшләнде һәм расланды, II һәм III типтагы барлык урман янгыннарын сүндерү станцияләре, республика урман хуҗалыклары каршындагы янгынга каршы инвентарь туплау пунктлары тикшерелде, авыл җирлекләре башлыклары, халык, арендаторлар, урман фонды янындагы җир кишәрлекләре хуҗалары белән күп кенә очрашулар үткәрелде. Шулай ук юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуга юл куймау турында 1,4 мең кисәтү бирелде», – дип сөйләде Илгизәр Зарипов.

«Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру да урманнарны янгыннардан саклау эшенең нәтиҗәлелеген арттырачак, аның кысаларында быел ведомство карамагындагы учреждениеләргә 9 берәмлек янгын  автоцистернасы, 2 берәмлек кече урман патруле комплексы һәм 2 янгынга каршы югары басымлы җайланма сатып алынган һәм тапшырылган.

Урманда янгын куркынычсызлыгын 20 II типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ каршындагы урман янгыннарын сүндерү буенча III типтагы 5 станция тәэмин итә. Урман янгыннары формированиеләренең саны – 675 кеше, җиһазланыш – 342 төрле техника. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта гомуми исәбе 2822 кешелек өстәмә көчләрне һәм янгын сагы бүлекчәләре һәм оешмалары чараларын җәлеп итү күздә тотыла, аларда 512 берәмлек техника бар. Моннан тыш, 2586 кешесе, 679 берәмлек төрле техникасы булган урманнардан файдаланучы һәм файдаланмаучы оешмаларның көчләрен һәм чараларын җәлеп итү мөмкинлеге дә бар.

«Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының барлык урманчылыкларында урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үткәрелә. Аның кысаларында республикада 2670,2 км янгынга каршы яңа минераль полосалар булдырылды һәм гомуми озынлыгы 5448,9 км булганнары карап чыгылды, – дип хәбәр итте Илгизәр Зарипов. – Шулай ук 14 нче июльгә гомуми озынлыгы 50 км булган янгынга каршы юллар төзелде һәм аларны реконструкцияләү эшләре 220 км озынлыгында башкарылды. Моннан тыш, урманнарда янгын куркынычсызлыгы чаралары турында мәгълүматны үз эченә алган 790 данәдән артык стенд, билге һәм күрсәткечләр урнаштырылды һәм урманнарга килүче гражданнар өчен 225 ял итү урыны төзекләндерелде».

Янгын куркынычы янаган хәлләргә космостан, авиация ярдәмендә (1,2 млн.га) һәм җир өстендә (11 мең га) мониторинг алып барыла. Шулай ук «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты да тәүлек буе эшли (тел. 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95).

Исегезгә төшерик, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга 3 мең сум күләмендә, вазыйфаи затларга 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу урман янгыны барлыкка килүгә китергән һәм урманнарга зыян килгән очракта, кылган гамәлләр РФ Җинаять кодексының 261 статьясы буенча җинаять җаваплылыгына тарту өчен сәбәп булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International