Татарстан Республикасында урман культураларын агротехник карау эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 16 июленә 10,5 мең га мәйданда эш башкарылган.
Республиканың Минзәлә, Кама һәм Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы хезмәткәрләре эш күләме буенча алдынгылар рәтендә.
Урман культураларын агротехник карау эшләре – туфракны йомшарту, чүп үләннәрен утау, үсемлекләрне кысалап алу юлы белән үстерелә торган агачлар һәм куаклар үсешенә шартларны яхшыртуга юнәлтелгән чаралар комплексы. Карау ешлыгы җирле шартларны исәпкә алып билгеләнә.