2019 һәм 2020 елларда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган дәүләт учреждениеләренә эшкә урнашкан беренче 6 яшь белгеч Татарстан Республикасы бюджетыннан бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү алды.
Исегезгә төшерик, бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләрне бирү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Урман тармагының яшь белгечләренә финанс ярдәме чаралары турында» 2019 елның 16 декабрендәге 1144 номерлы карары белән билгеләнгән иде. Түләү алу өчен 30 яшькә кадәрге, урман профиле буенча белем йортларын тәмамлаган һәм финанс ярдәме күрсәтү турында килешү төзелгәннән соң учреждениеләрдә кимендә өч ел эшләргә тиешле яшь белгечләр дәгъва белдерә ала.
Һөнәри белем бирү оешмасын тәмамлаган яшь белгечләр – 150 мең сум, югары белем йортын тәмамлаган белгечләр 300 мең сум күләмендә акча ала.
«Мин узган ел Лубян урман-техника көллиятен тәмамладым һәм Нурлат урманчылыгына эшкә урнаштым. Бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү алучылар исемлегенә эләгүемә бик шатмын, бу бик зур ярдәм, – дип сөйләде «Нурлат урманчылыгы» ДКУ урманнарны торгызу буенча инженеры Ольга Захарова. – Урманчылыкта миңа ошый, коллективыбыз тату. Әлбәттә, кыенлыкларсыз булмас инде, әмма хезмәттәшләрем ярдәме белән мин тәҗрибә туплыйм. Шулай ук хәзерге вакытта мин КДАУның урман хуҗалыгы һәм экология факультетында да читтән торып белем алам».
Бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләрне бирү механизмы турында тулырак мәгълүматны ТР хокукый мәгълүматының рәсми порталында белергә мөмкин: http://pravo.tatarstan.ru/rus/npa_kabmin/post/?npa_id=496511.