Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Урман тармагы ветераннары» рубрикасы дәвам итә. Бүген аның герое – Әгерҗе урман хуҗалыгында 40 ел эшләгән Нәҗипов Мөхәммәтгали Нәҗип улы.
Мөхәммәтгали Нәҗипов 1950 елның 17 июлендә Кукмара районы Битләнгур авылында туган. Урман хуҗалыгында хезмәт юлын 1973 елда Әгерҗе урманчылыгы урманчысы ярдәмчесе вазыйфасында башлаган. Һөнәри үсешнең барлык баскычларын үтеп, 1991 елда ул Әгерҗе урман хуҗалыгы директоры итеп билгеләнә. Мөхәммәтгали Нәҗип улы бу вазыйфада 2013 елга кадәр эшли. Аның җитәкчелегендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу чараларының нәтиҗәлелеге шактый арттырыла, урман хуҗалыгының матди-техник базасы ныгытыла, хезмәткәрләрнең эш шартлары яхшыртыла. Шулай ук ул ел саен Әгерҗе шәһәре территориясен төзекләндерүдә һәм яшелләндерүдә дә ярдәм итә, аерым алганда, аның ярдәме белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгы һәм ТАССРның 90 еллыгы хөрмәтенә аллеялар булдырыла.
Мөхәммәтгали Нәҗипов районның гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларына экологик белем һәм тәрбия бирүгә аерым игътибар бирде. Ул эшләгән елларда 5 мәктәп урманчылыгы эшләде. Мөхәммәтгали Нәҗип улы барлык берләшмәләрнең эшчәнлегенә шәхсән кураторлык итте, табигать саклау акцияләрен оештырды, укучыларга сыерчык оялары һәм җимлекләр әзерләүдә, кырмыскалыкларны коймалап алуда һәм бер урыннан икенче урынга күчерүдә ярдәм итте һ.б.
Югары профессиональлек, сайлаган һөнәргә тугрылык һәм озак еллар фидакарь хезмәт өчен Мөхәммәтгали Нәҗипов «Россиянең урман байлыкларын саклау һәм арттыру өчен» билгесе белән бүләкләнә, «Татарстан Республикасының Атказанган урманчысы» дигән мактаулы исемгә лаек була.
Бүген, 17 июльдә, Мөхәммәтгали Нәҗип улы үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы котлауларга кушыла һәм юбилярга нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер тели.