«Түбән Кама урманчылыгы» ДКУ һәм «Түбән Кама урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Түбән Кама урманчылыгының Биклән участогындагы 17 нче кварталда урман фонды территориясендә санкцияләнмәгән иске автомобиль шиннары чүплеген бетергән.
«Мөгаен, бу шиннар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән чыгарылгандыр. Закон нигезендә, алар яраксыз автомобиль шиннарын, резин техникасы эшләнмәләрен һәм резина техникасы җитештерү калдыкларын үзәкләштереп җыю һәм утильләштерү белән шөгыльләнүче махсус предприятиеләргә тапшырылырга тиеш, – дип сөйләде урманчы-җитәкче урынбасары Радмир Галимов. – Тулаем алганда, ел башыннан Түбән Кама урманчылыгы территориясеннән 50 кубометрдан артык каты көнкүреш калдыгы җыеп чыгарылган».