Министрлыкта 2020 елның 2 нче кварталында федераль дәүләт урман күзәтчелеге өлкәсендә хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2020 елның 2 нче кварталында федераль дәүләт урман күзәтчелеге (урман сагы) өлкәсендә хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында гавами фикер алышу булды. Чара, норматив хокукый актларның мәҗбүри таләпләрен типик һәм массакүләм бозуларны аңлату максатында, Zoom платформасы базасында конференция режимында үткәрелде.

Утырышта ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары, урман хуҗалыклары директорлары һ.б. катнашты.

Чарада Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров һәм урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев чыгыш ясады.

Үзенең чыгышында Айрат Әхмәров агымдагы елның 1 нче яртыеллыгында Татарстан Республикасы урман фонды җирләрендә федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Шулай итеп, бу чорда дәүләт урман инспекторлары 10,3 мең контроль-күзәтчелек чарасы үткәргән һәм урман законнары бозылуның 150 очрагы ачыкланган. Урманнарда санитар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аеруча еш очрый торган җитешсезлекләр.

«6 ай эчендә барлыгы 481 административ эш кузгатылды, 1 миллион сумнан артык штраф рәвешендә административ җәза билгеләү турында 230 карар чыгарылды», – дип хәбәр итте Айрат Әхмәров.

Аның сүзләренә караганда, 15 июньнән 15 июльгә кадәр Татарстан Республикасында «Лесовоз» оператив-профилактика чарасы үткәрелгән. Операция кысаларында 222 рейд уздырылган, урманнарда 222 дәүләт урман инспекторы һәм ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенең 126 хезмәткәре катнашкан. Урман материаллары белән төялгән 332 машина тикшерелгән, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.28.1 статьясындагы 5 өлеше буенча, урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән теркәү документыннан башка агач ташыган өчен 2 административ эш кузгатылган.

«Шулай ук ел дәвамында Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан гражданнардан алынган мәҗбүри таләпләрне бозу, закон тарафыннан саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү яки зыян китерү куркынычы турында белешмәләргә ия гаризалар һәм мөрәҗәгатьләр белән дә эш алып барыла, – дип өстәде Айрат Әхмәров. – Гражданнарның мөрәҗәгатьләре Министрлыкка сайт, «Ышаныч телефоны», электрон почта, Россия почтасы, «Халык контроле» ДМС, «Урманны саклагыз» урман хуҗалыгы федераль агентлыгы системасы, шулай ук башка контроль-күзәтчелек органнары һәм хакимият органнары аша керә».

Агымдагы елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, бүлек белгечләре гражданнарның һәм юридик затларның урман законнары таләпләрен бозу фактлары буенча 116 мөрәҗәгатен карап тикшергән. Мөрәҗәгатьләрнең төп темалары – урманнарда санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу (санкцияләнмәгән чүплекләр), урман утыртмаларын кисү һ.б.

Тимур Галиев «Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына урманнарны яңадан торгызуны һәм үрчетүне камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 19 июлендәге 212-ФЗ номерлы федераль закон таләпләренә тукталды. Ул искәрткәнчә, әлеге закон 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән.

«Аның нигезендә, линияле объектлар төзү, геология һәм файдалы казылмаларны эшкәртү, гидротехника корылмалары һәм агач эшкәртү предприятиеләре төзү өчен урман кишәрлекләреннән файдаланучы арендаторлар урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү өчен компенсация үткәрергә тиеш, – дип билгеләп үтте Тимур Галиев. – Эшләр урман утыртмалары киселгәннән соң бер ел дәвамында киселгән урман утыртмаларының тигез мәйданында башкарылырга тиеш».

2019 елның 7 маендагы 566 номерлы карар нигезендә Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан Россия Федерациясе Урман кодексының 43-46 статьялары нигезендә урманнардан файдаланучы затлар һәм урман кишәрлегенең максатчан билгеләнешен үзгәртү турында үтенеч язуы яки гариза белән мөрәҗәгать иткән затлар тарафыннан урманнарны торгызу яки үрчетү буенча эшләр башкару кагыйдәләре расланган.

«Урманнарны торгызу яки үрчетү эшләре урманнардан файдаланучы затлар тарафыннан гариза һәм башкарма хакимият органы кабул иткән карар нигезендә гамәлгә ашырыла. Гаризаның расланган формасы Министрлык сайтында урнаштырылган, – диде Тимур Галиев. – Эшләр урманнарны торгызу проекты яки урманнарны үрчетү проекты нигезендә гамәлгә ашырыла, алар, үз чиратында, Россия Федерациясе Урман кодексының 89.1 һәм 89.2 статьялары нигезендә эшләнә. Урманнарны торгызу яки үрчетү буенча башкарылган эшләр, эшләрне башкарганнан соң бер елдан соң, урманнарны яңадан торгызу һәм урманнарны үрчетү турында тапшырылган хисаплылык нигезендә, Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимияте органы тарафыннан кабул ителә. Эшләрне кабул итү бары тик көзге чорда гына башкарыла».

Бүгенге көндә урман фонды территориясендә эшләр башкару өчен сайлап алынган участокларның гомуми мәйданы – 101 га, торак пунктларда 175 га тәшкил итә. Участокларның адресларын күрсәтеп, кирәкле мәгълүмат ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтында урнаштырылган.

Шулай ук Тимур Галиев урманнарны торгызу өчен компенсация срогын 1 елдан 3 елга кадәр арттыру һәм компенсацияле урман торгызу эшләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык чаралары турында Федераль закон проекты турында да сөйләде.

Утырыш ахырында федераль дәүләт урман күзәтчелеге өлкәсендә хокук куллану практикасы нәтиҗәләре һәм аның нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International