«Экос» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар җәйге каникул вакытында да эшләрен дәвам итә

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Кукмара районы, Лубян урта мәктәбенең «Экос» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар җәйге каникул вакытында да эшләрен дәвам итә. «Каникул булуга карамастан, балалар шөгыльләнә. Әйтик, хәзерге вакытта алар нарат җиләге, караҗиләк, кара карлыган яфраклары, ромашка, тырнак гөле һәм башка дару үләннәре җыя. Аннары бер-берсе белән фотолар алмаша», – дип сөйләде берләшмә җитәкчесе, география укытучысы Фәүзия Фәрхуллина.

Моннан тыш, мәктәп урманчылыгында катнашучы балалар «Урманны саклагыз» дигән мәгълүмат бюллетене дә әзерли икән. «Брошюра 10 биттән торачак. Анда урман турында, Татарстан Республикасында үсә торган агачлар һәм куаклар, үсентеләрне утырту, кырмыска ояларын урнаштыру һәм киртәләп алу кагыйдәләре турында гомуми мәгълүмат булып дип көтелә. Соңыннан брошюра безнең мәктәпнең 1-4 сыйныф укучылары арасында таратылачак», – дип өстәде Фәүзия Фәрхуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International