Лаеш урманчылыгы һәм Лаеш урман хуҗалыгы белгечләре хезмәт ветераны Зөмәбикә Садыйкованы 90 яшьлек юбилее белән котлаган

2020 елның 24 июле, җомга

Шушы көннәрдә Лаеш муниципаль районының Лаеш шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Зөмәбикә Гыйльметдин кызы Садыкова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Юбилярны район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Виктор Воробьев, Лаеш шәһәренең Сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Анна Скрипачева, «Лаеш урманчылыгы» ДКУ һәм «Лаеш урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре котлаган.

Садыйкова Зөмәбикә Гыйльметдин кызының 40 елдан артык эш стажы бар. Бөек Ватан сугышы вакытында колхозда эшләгән, солдатлар өчен кием-салым бәйләп, фронтка озаткан. 1963-1985 елларда Лаеш урман хуҗалыгында урман культуралары вазыйфасында эшләгән.

«Әлбәттә, ул елларда җиңел булмады. Питомникта орлыклар чәчтек, үсентеләр утырттык, дару үләннәре әзерләдек, себерке, мунчала әзерләдек. Соңгы елларда көянтә әзерләү буенча станокта эшләдем», – ди сөйли Зөмәбикә Садыйкова.

Озак еллар намуслы хезмәте өчен Зөмәбикә Гыйльметдин кызы берничә тапкыр Лаеш урман хуҗалыгы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исемгә лаек булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International