Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты хезмәткәрләре җәйге каникул вакытында Буа районының «Ырынгы урта гомуми белем бирү мәктәбе» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәргән. Дәрес барышында мәктәп теплицасында тиз үсә торган яфраклы токым сабаклары утыртылган.
Факультет укытучылары укучыларга үсемлекләрне үрчетү ысуллары һәм төрләре, вегетатив үрчетү үзенчәлекләре һ.б. турында сөйләгән.