Татарстан Республикасында «Экологик патруль» россиякүләм проектының республика этабына йомгак ясалды. Конкурска республиканың 13 муниципаль районыннан укучылар командаларыннан барлыгы 43 проект кергән. Конкурс нәтиҗәләре буенча 22 җиңүче билгеләнгән. Алар арасына «Табигать варислары» (Арча районы, Лесхоз урта мәктәбе), «Яшел утрау» (Зеленодольск районы, В.В. Карпов исемендәге лицей), «Ак каен» (М.Е.Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясе, Нурлат районы) һәм «Яшел армия» (Әгерҗе районы, Сарсак-Омга лицее) мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балар бар.
Җиңүче командалар эко-рюкзаклар – үзләренең киләчәк тикшеренүләре өчен заманча җиһаз комплектлары алачак һәм әйләнә-тирәлекнең торышы турында алынган белешмәләрне анализлау һәм экологик мониторинг буенча укулар узачак.
Исегезгә төшерәбез, проект 2019 елның июлендә Федераль балалар экология-биология үзәге, Инновацияләргә ярдәм фонды, «Белем бирү технологияләре навигаторы» фонды һ.б. инициативасы белән башланып киткән иде.