29 июльдә республиканың кайбер муниципаль районнарында янгын куркынычының югары классы булыр дип фаразлана

2020 елның 28 июле, сишәмбе

«Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2020 елның 29 июлендә Татарстан Республикасының кайбер муниципаль районнарында янгын куркынычының югары классы фаразлана. Шулай итеп, Чүпрәле, Буа һәм Чирмешән районнарында янгын чыгу хәтәренең  IV классы көтелә, Азнакай һәм Әлмәт районнарында – V класс.

Исегезгә төшерик, ТР Министрлар Кабинетының 2020 елның 14 июлендәге 589 номерлы карары белән Татарстан Республикасында гражданнарның урманнарда булуына һәм аларга транспорт чаралары белән үтеп керүгә каршы 15 июльдән башлап 21 календарь көненә кадәр чикләү кертелде. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә.

Урманда II типтагы 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм III типтагы 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе янгын куркынычсызлыгын тәэмин итә. Урманнардагы янгын куркынычы буенча космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы да үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International