Кичә, 27 июльдә, Түбән Кама урманчылыгында ТР «Түбән Кама урманчылыгы» ДКУ һәм «Түбән Кама урман хуҗалыгы» ДБУ беренчел профсоюз оешмасы җыелышы булды. Чарада урманчы-җитәкче вазыйфаларын башкаручы Александр Пашин, урман хуҗалыгы директоры Илдус Сафин, учреждениеләрнеж хезмәткәрләре катнашты.
Җыелыш барышында күмәк килешү үтәлеше һәм 2020-2023 елларга аны озайту мәсьәләләре каралды. Чарада катнашучылар хезмәт һәм ял режимы, хезмәтне саклау, хезмәткәрләрне әзерләү һәм аларга өстәмә һөнәри белем бирү, социаль гарантияләр һәм компенсацияләр турында нигезләмәләр хакында фикер алышты.