Татарстан Республикасы урман фонды территориясен төзекләндерү буенча «2020 елда иң яхшы Татарстан Республикасы урманчылыгы» республика смотр-конкурсына гаризалар кабул итү төгәлләнә. Исегезгә төшерәбез, аны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы оештыра.
Смотр-конкурс кысаларында агымдагы елда Министрлыкка буйсына торган учреждениеләрнең эшчәнлек нәтиҗәләре бәяләнәчәк. Федераль һәм республика әһәмиятендәге автомобиль юлларына тоташып торган урман фонды территориясен төзекләндерүгә, яшел зоналарны, урман паркларын, ял итү урыннарын карап тотуга (беседкалар төзелешенә, кече архитектура формаларына һ.б.), массакүләм ял итү урыннары янындагы урман кишәрлекләрен чистартуга, күрсәтмә агитация торышын (янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, урманга карата сакчыл караш турындагы аншлагларны, баннерларны, плакатларны) яхшыртуга, урман янгыннарын кисәтү буенча аңлату һәм профилактика эшенә (урман һәм ут белән сак кыланырга кирәклеге турында лекцияләр, әңгәмәләр уздыруга, видеофильмнар ясауга, массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясауга) һ.б. махсус игътибар биреләчәк.
Смотр-конкурста Татарстан Республикасы урманчылыклары катнаша ала. Эшләр үтәлешен чагылдырган фотоальбомнар һәм башка материаллар агымдагы елның 5 августына кадәр кабул ителә.
Смотр-конкурста җиңүчеләр август урталарында билгеләнер дип көтелә.