ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре 2020 елда урманнарны торгызу һәм утырту материалын үстерү буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын, шулай ук урман культураларын техник кабул итү материалларын тикшерә. Бу атнада урманнарны яңадан торгызу һәм урманнарны үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев Кукмара муниципаль районында шундый тикшерү белән булды, ә әйдәп баручы киңәшче Алсу Мостафина Алексеевскида йөреп кайтты.
Белгечләр базислы урман питомникларында булдылар һәм Лубян, Биләр урманчылыклары урман фонды территориясендә башкарылган урман культуралары һәм урман үрчетү эшләренең сыйфатын бәяләде. Алар бәяләвенчә, барлык урман культуралары эшләре план нигезендә оптималь агротехник срокларда башкарылган.
Агымдагы елның июнь һәм июль айларында Министрлык белгечләре Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлки, Әлки, Әлмәт, Арча, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зеленодольск, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Балык Бистәсе, Саба һәм Спас муниципаль районнарында башкарылган урман торгызу эшләренең сыйфатын тикшергән.