Тармак белгечләре гражданнарга гражданнарның һәм транспорт чаралары белән урманнарга килүне чикләү үзенчәлекләре турында аңлата

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы урман фонды территориясендә гражданнар өчен, транспорт белән урманга керүдә чикләү кертелгәннән соң, «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ белгечләре табигатьтә ял иткән вакытта янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү кирәклеге турында халык арасында аңлату эшләре алып барган, урман юлларында 11 шлагбаум урнаштырылган һәм яңартылган, урманнарда янгын куркынычсызлыгы турында 4 яңа стенд куелган, урман фондында көн саен патрульлек гамәлгә ашырыла, ә урманнарга күпләп килү урыннарында вакытлы постлар урнаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, урманнарда югары класслы янгын чыгу хәтәре булу сәбәпле, ТР Министрлар Кабинетының 2020 елның 14 июлендәге 589 номерлы карары белән Татарстан Республикасында гражданнарның урманнарда булуына һәм аларга транспорт чаралары белән үтеп керүгә каршы 15 июльдән башлап 21 календарь көненә кадәр чикләү кертелде. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә.

Урманда II типтагы 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм III типтагы 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе янгын куркынычсызлыгын тәэмин итә. Урманнардагы янгын куркынычы буенча космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла, моннан тыш, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы да үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International