Әгерҗе урманчылыгы белгечләре урман кишәрлекләрен арендага алучыларның башкарылган эшләренә натураль тикшерү үткәрә

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

«Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ Красный бор участогы белгечләре урман кишәрлекләрен арендага алучыларның башкарылган эшләренә натураль тикшерү үткәрә.

Мәсәлән, Красный бор участогының урман мастерлары 50 нче кварталның 12 нче бүлемтегендә башкарылган эшләргә натураль тикшерү үткәргән, анда яшь үсентеләрне карау буенча эшләр башкарылган. Бүгенге көндә урман кишәрлекләрен арендага алучы «Ак Барс урман эшкәртү компаниясе» ҖЧҖ һәм «Хазар» ҖЧҖ тарафыннан 65,8 га мәйданда карау эшләре башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International