Урман тармагы белгечләре янгынга каршы билгеләнештәге юлларны реконструкцияләү эшен алып бара

2020 елның 4 августы, сишәмбе

«Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ һәм «Аксубай урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Аксубай, Ибрай, Чабаксар участокларында янгынга каршы билгеләнештәге юлларны реконструкцияләү эшләрен алып бара.

Урманнарны янгыннардан саклау өчен билгеләнгән урман юлларын, янгын буенча хәтәр булган сулыкларга һәм урыннарга автотранспорт үтеп керә алсын өчен, гамәлдәге урман юллары челтәренә өстәмә рәвештә коралар.

Урманнарны янгыннардан саклау өчен билгеләнгән урман юлларын реконструкцияләү эшләре башкарылганда юл катламы, канау (елгалар) аша уза торган урыннар (күперләр) һ.б. чистартыла һәм тигезләтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International