Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Урман һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру буенча россиякүләм фәнни-тикшеренү институты» ФБУ (ВНИИЛМ ФБУ) директоры урынбасары Сергей Родин белән очрашты.
Әлеге очрашу барышында Министрлыкның ВНИИЛМ ФБУ филиалы – Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясе белән республиканың урман хуҗалыгын фәнни яктан тәэмин итү өлкәсендәге хезмәттәшлегенә бәйле мәсьәләләр тикшерелде. ВНИИЛМ ФБУ филиалы – Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясе белгечләре соңгы өч ел дәвамында аз кыйммәтле үсентеләрне реконструкцияләү, кисү технологияләре, яңарту һәм үзгәртеп кору һ.б. өлкәсендә фәнни тикшеренүләр уздырган. Әлеге хезмәттәшлек киләчәктә дә дәвам итәчәк, дигән карарга киленгән. Татарстан Республикасына булган визиты барышында Сергей Родин ТР Балтач муниципаль районында Арча урман хуҗалыгы урманчылары утырткан яр-сыза утыртмаларының сынау участокларында булды.