Минзәлә урманчылыгында чираттагы күчмә семинар-киңәшмә узды

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Минзәлә урманчылыгының Уса участогы территориясендә урманчылык хезмәткәрләре өчен чираттагы күчмә семинар-киңәшмә узды.

Семинарда катнашучылар «2018 елгы югары культура» питомнигындагы эшләр торышы белән танышты. Участок урманчысы Ринат Гыймранов, Уса участогы питомнигында гади чыршы, гади нарат үсентеләре үстерәләр, каен үстерү буенча бик яхшы тәҗрибә туплыйлар, дип сөйләде. Моннан тыш, Минзәлә урманчылыгы хезмәткәрләре яшь үсентеләрне карау (яктырту һәм чистарту буенча тәрбияви кисү) эшләре белән танышты һәм диләнкеләрне аерып чыгаруга аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International