ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы нигезендә «Зәй урманчылыгы» ДКУ тарафыннан 2020 елда урманнарны торгызу һәм утырту материалы үстерү буенча техник кабул итү материалларының дөреслеге тикшерелгән.
Тикшерү Министрлыкның урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү бүлегенең әйдәп баручы белгече Андрей Атаманов, җитәкче-урманчы Ирина Забродина, Зәй, Болгар, Кошниково, Уранчы һәм Ямаши участокларының урманнарны торгызу инженеры һәм участок урманчылары катнашында үткәрелгән.
Утырту технологиясенең үтәлеше, утыртмаларның куелыгы, урман культураларын торгызу проектына туры килүе, урманнарны торгызу эшләренең күләме һәм сыйфаты тикшерелгән.
2020 елда «Зәй урманчылыгы» ДКУ территориясендә 137,2 га урман культуралары утыртылган, шул исәптән нәселдәнлек үзенчәлекләре яхшыртылган имән культуралары – 84,85 га, 0,25 гектарда триплоидлы усаның IN VITRO микроклон үрчетү ысулы белән алынган сынау кишәрлеге булдырылган.
Урман культураларына агротехник карау уздыруның сыйфаты һәм күләме тикшерелгән. Бүгенге көндә 554,1 га мәйданда эш башкарылган, шул исәптән «Бөгелмә урман комбинаты» ҖЧҖ арендаторы тарафыннан – 35,2 га.