Бүген Министрлыкта ведомство буйсынуындагы учреждениеләрне, алга таба киселгән агач материаллары һәм погонаж эшләнмәләр җитештерүгә җибәрү өчен, агач эшкәртү станоклары белән җиһазландыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Киңәшмәдә республика урманчылыкларының җитәкче-урманчылары һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Агачны сыйфатлы һәм тирәнрәк эшкәртүне тәэмин итү, шулай ук производстволарны модернизацияләү һәм оештыру максатында, Министрлыкның профильле бүлеге тарафыннан җиһазлану вариантлары өйрәнелгән һәм фикер алышу өчен әлеге киңәшмәдә тәкъдим ителде. Урман хуҗалыкларын түбәндәге ике кишәрлекне комплектлап, заманча станок җиһазлары белән тәэмин итү мөмкинлеге каралды:
1. Агач материалын пиломатериал (такта, борыс, лафет) итеп эшкәртү циклын һәм кыртыш эшкәртүне үз эченә алган агач кисү кишәрлеге.
2. Коры пиломатериалны товар продукциясе: евровагонка, идән тактасы, тупса һәм башка погонаж әйберләре, шулай ук озынлыкка яраклаштырылган эшләнмәләр җитештерүгә эшкәртү өчен билгелән погонаж кишәрлеге.
Производстволарны оештырганда һәм модернизацияләгәндә учреждениеләрнең чимал базасын (токым составын, агач күләмен, чимал диаметрларын), электр белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыруның техник мөмкинлекләре булуын, җитештерү биналары булуын һәм аларны төзү зарурлыгын исәпкә алырга киңәш ителде.