Лубян урманчылыгы территориясендә урманчылыкны төзекләндерү буенча әзерлек эшләре башкарыла

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Лубян урманчылыгы территориясендә «Рослесинфорг» ФДБУ Казан филиалы белгечләре, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә, урманчылыкны урман корылышы буенча әзерлек эшләрен башкара, аерым алганда, өйрәтү-күнекмә алу полигоннарына нигез салу эшләре башкарыла. 2021 елда әлеге полигоннар урман корылышы белән шөгыльләнүче хезмәткәрләргә, Министрлык һәм урманчылыкларда эшләүчеләргә күз үлчәме буенча күнекмә алу өчен файдаланылачак, нәтиҗәдә эш таксациясенә рөхсәт алу һәм урман корылышы эшләрен тикшерүдә катнашу мөмкинлеге рәсмиләштереләчәк, шулай ук әлеге полигоннар киләчәктә Лубян урман-техника көллиятендә укучыларга белем алу өчен дә кулланылачак.

Моннан тыш, урманчылык территориясендә Рослесинфоргның Казан филиалы белгечләре квартал баганаларын яңарту эшләрен дә алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International