Лаеш урманчылыгы һәм Лаеш урман хуҗалыгы белгечләре хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Леонид Герасимовны 90 яшьлек юбилее белән котлаган

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

«Лаеш урманчылыгы» ДКУ һәм «Лаеш урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре урман тармагы ветераны, Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Леонид Герасимов янына барды һәм аны 90 яшьлек юбилее белән котлаган.

Герасимов Леонид Семенович 1930 елның 8 августында ТАССРның Лаеш районы, Павловка авылында туган. Тармакта 45 ел хезмәт стажы бар.  Лаеш урман хуҗалыгында ул 1956 елдан 2001 елга кадәр төрле вазыйфаларда: урман кисүче, ат караучы һәм терлекче булып эшләгән. 

Озак елларга сузылган намуслы хезмәте өчен Леонид Герасимов Лаеш урман хуҗалыгының Мактау грамоталары белән күп тапкырлар бүләкләнгән, «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исемгә лаек булган.

Юбилей уңаеннан Леонид Герасимовка Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International