Татарстанда урман утыртмаларын урман патологиясе буенча тикшерү эшләре башкарыла

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасында урман утыртмаларын урман патологиясе буенча тикшерү эшләре алып барыла. Мәсәлән, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 10 августына барлыгы 3,5 мең гектардан артык мәйданда үсентеләр тикшерелгән. Эшләр «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге һәм республика урман хуҗалыклары белгечләре тарафыннан башкарыла.

Урман патологиясе буенча тикшерү урманнарның агымдагы санитар һәм урман патологиясе буенча торышын билгеләү һәм санитар-савыктыру чараларын үткәрү өчен кирәкле документлар әзерләү максатларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International