Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсе төзүгә хокук сату буенча аукцион булды

2020 елның 11 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында, график нигезендә, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмалары сату-алу шартнамәсе төзүгә хокук сату буенча аукцион үткәрелде. Барлыгы 2: Бөгелмә һәм Баулы урманчылыкларыннан 85 лот куелган иде.

Аукционда җиңүчеләр белән аукцион нәтиҗәләре турында беркетмәләр төзелә һәм, аукцион уздырылган көннән соң егерме көннән соңга калмыйча, сатуларның рәсми сайтында аукцион нәтиҗәләре турында мәгълүмат урнаштырылган көннән соң ун көн узгач һәм аукцион уздырылган көннән соң егерме көннән соңга калмыйча кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International