Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Кама һәм Кызыл Йолдыз урманчылыкларында булды. Министрны аның урынбасары Рәис Гомәров, «Кама урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Альберт Шамилов һәм «Кызыл Йолдыз урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Нияз Таҗмиев озата йөрде.
Аерым алганда, урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Кызыл Йолдыз урманчылыгы» ДКУ Арыш кишәрлеге урманчылыгының 48 нче кварталында урман культуралары өчен туфрак әзерләү һәм шул ук кишәрлектә, 70 нче кварталда нарат культураларын агротехник карау эшләре белән танышты, «Кама урманчылыгы» ДКУ Шомбыт участогындагы 13 нче кварталда гамәлгә ашырылган янгынга каршы төзекләндерү эшләренең торышын тикшерде.
Министр шулай ук урман янгыннары һәм урман хуҗалыгы юлларын ремонтлау һәм карап тоту сыйфатын да бәяләде, беседкалар, аншлаглар һәм шлагбаумнар урнаштыруны тикшерде.