Татарстанда 2,1 мең гектар мәйданда урманнарда санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 13 августына 2.1 мең гектар мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән, шул исәптән 1,4 мең гектардан ликвид булмаган агач җыештырып алынган. Республиканың Саба өйрәнү-сынау, Лениногорск һәм Кызыл Йолдыз урман хуҗалыклары хезмәткәрләре югары темпта эшли.

Исегезгә төшерик, санитар-савыктыру чаралары урманнарны саклау чаралары комплексының бер өлеше булып тора. Санитар-савыктыру чаралары утыртмаларның биологик тотрыклылыгын саклау, урманнарда патологик процессларның киң үсеш алуын кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан килгән зыянны киметү максатларында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International