Кичә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов эш визиты белән Алабуга муниципаль районында булды. Анда ул «Алабуга урманчылыгы» ДКУ һәм «Алабуга урман хуҗалыгы» ДБУ өчен «2020 елның 7 аенда учреждениеләрнең эш йомгаклары турында» темасына җыелыш үткәрде.
Агымдагы елның 7 аендагы эш нәтиҗәләре турында «Алабуга урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Рәмис Гыйлаҗиев сөйләде. Ул урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәүгә бәйле дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре, мәктәп урманчылыклары эшчәнлеге, табигатьне саклау акцияләре һәм 2020 елның икенче яртыеллыгына билгеләнгән планнар турында сөйләде. «Хәзерге вакытта урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чор бара, – дип билгеләп үтте Рәмис Гыйлаҗиев, – халык белән табигатьтә ял вакытында янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү кирәклеге турында аңлату эшләре алып барабыз, урманнарда янгын куркынычсызлыгы турында стендлар урнаштырабыз, урман фондына көн саен патрульлек итәбез».