РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының «Табигать белән гармониядә» конкурсына гаризалар кабул ителә башлаган.
Проектта Россиянең барлык басма һәм интернет басмаларының, мәгълүмат агентлыкларының һәм телеканалларның хезмәткәрләре, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында аерым мәкалә авторлары һәм авторлык коллективлары катнаша ала. Конкурска 2020 елның 1 гыйнварыннан 31 октябренә кадәрге чорда бастырылган фотоэшләр, видеосюжетлар һәм текст материаллары кабул ителә. Гаризалар 2020 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителә.
Facebook социаль челтәреннән файдаланучылар арасында ачык тавыш бирү юлы белән сайланачак җиңүчеләрне дипломнар һәм истәлекле бүләкләр көтә. Тавыш бирү 2020 елның ноябрендә булачак. Конкурска йомгак ясау 2020 елның декабренә планлаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда конкурска Россиянең төрле төбәкләреннән 120дән артык гариза килгән булган. Экотуризмга, альтернатив энергетикага һәм биотөрлелегенә багышланган эшләр аеруча зур кызыксыну уяткан. Лауреатлар Мәскәүдә Ерак Көнчыгыш көннәре кысаларында бүләкләнгән.
Конкурсның рәсми мәйданы: https://www.facebook.com/konkursmedia. Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин: https://www.mnr.gov.ru/press/news/startoval_konkurs_v_garmonii_s_prirodoy/.