Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында урман фонды территориясен төзекләндерү буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы урманчылыгы» республика смотр-конкурсы комиссиясе утырышы булып узды. Тәкъдим ителгән проектлар буенча фикер алышуда Министрлык хезмәткәрләре – бүлек башлыгы Тимур Галиев, әйдәүче киңәшче Рамил Шәйхетдинов, әйдәүче консультант Резилә Слепченко һ.б. катнашты.
Смотр-конкурска республика урманчылыкларыннан 23 фотоальбом алынды. Аларда ведомство буйсынуындагы учреждениеләр вәкилләре агымдагы елда урман фонды территориясен төзекләндерү, федераль һәм республика әһәмиятендәге автомобиль юллары янындагы яшел зоналарны, урман паркларын, ял итү урыннарын карап тоту, массакүләм ял итү урыннары янында урман участокларын чистарту, күрсәтмә агитациянең торышын яхшырту, урман янгыннарын кисәтү буенча аңлату һәм профилактика эшләре һ.б. эшчәнлек нәтиҗәләрен чагылдырган.
Танышудан соң смотр-конкурска тәкъдим ителгән проектлар турында фикер алышу булды.
Оештыру комитеты әгъзалары сүзләренә караганда, ведомство карамагындагы барлык учреждениеләр тарафыннан масштаблы эш башкарылган. Смотр-конкурс нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.