Татарстан Республикасында урман янгыннарына бәйле хәл турында мәгълүмат

2020 елның 18 августы, сишәмбе

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Читтән торып мониторинглау мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, быел 18 августка Татарстан Республикасы территориясендә 584 термик нокта теркәлгән. Әлеге термик нокталарның 246 очрагы урман фонды территорияләренә чиктәш булган гомуми 65,8 гектарда янып китү очраклары турында раслаган. Урман фондында янгыннар теркәлмәгән.

Урман фонды территориясендә урман янгыннарын ачыклау һәм сүндерү максатларында Татарстан Республикасында II типтагы 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм III типтагы 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе эшли. Урманнардагы янгын куркынычы буенча космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы да үткәрелә.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә, урманнарда түбәндәгеләр тыела:

1) ылыслы яшь урманнарда, янгын булып узган, зыян салынган урын кишәрлекләрендә, торфлыкларда, агачлар киселгән (диләнкеләрдә), агач кисү калдыкларыннан һәм әзерләнгән үзагачтан чистартылмаган урыннарда, үләне корыган урыннарда, шулай ук агачларның ябалдашлары астында учак ягу;

2) янып торган шырпы, тәмәке төпчекләре һәм тәмәке төрепкәсеннән көл, пыяла (пыяла шешәләр, банкалар һәм башкалар) ташлау;

3) ау вакытында ягулык яисә пыскып торучы материаллардан тыккычлар куллану;

4) бензин, керосин яисә башка ягулык матдәләре сеңгән материалларны (кәгазь, тукыма, пәҗи, мамык һәм башкалар) шуның өчен махсус каралмаган урыннарда калдыру;

5) двигатель эшләп торганда эчке янулы двигательләр бакларына ягулык салу, туклану системасы төзек булмаган двигательле машиналардан файдалану, шулай ук ягулык салына торган машиналар янәшәсендә тәмәке тарту яисә ачык уттан файдалану;

6) урманнарны көнкүреш, төзелеш һәм бүтән төрле калдыклар белән чүпләү.

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 3 мең сум күләмендә, вазыйфаи затларга – 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Кагыйдә бозу урман янгыны барлыкка китергән һәм урманнарга зыян салган очракта, кылган гамәлләр РФ Җинаять кодексының 261 статьясы буенча җинаять җаваплылыгына тарту өчен сәбәп булырга мөмкин.

90% очракта урманнарда янгын чыгуның төп сәбәпчесе булып янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү тора. Әгәр урманда яки урман биләмәсе янында янгын шаһиты булсагыз, бу турыда 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International