«Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар җәйге каникул вакытында да эшләрен дәвам итә

2020 елның 18 августы, сишәмбе

Ютазы урта мәктәбенең «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар җәйге каникул вакытында да эшләрен дәвам итә. Кичә, 17 август көнне, укучылар мәктәп теплицасында карлыган һәм виноград сабакларын утырткан. «Без алар торышын күзәтәчәкбез, даими рәвештә су сибеп, туфрагын йомшартып, чүп үләннәренә каршы көрәшәчәкбез», – дип сөйләде «Яшел патруль» берләшмәсендә катнашучы Айсылу Җамалетдинова.

«Элек җәйге каникул вакытында без макулатура җыю буенча акция уздырдык, Ютазы авылындагы чишмәне чистарттык һәм мәктәп территориясен тәртипкә китердек. Аерым алганда, педагоглар белән бергә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында чәчәкләр утыртылды», - дип өстәде Айсылу Җамалетдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International