18 августта «Әлмәт урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Расыйх Фәтхетдинов урман тармагы ветераны Хәмзүнә Латыйпованы 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Расыйх Фәтхетдинов Хәмзүнә Кашәфетдин кызына бүләк тапшырды һәм аңа нык сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләде.
Латыйпова Хәмзүнә Кашәфетдин кызы Әлмәт урман хуҗалыгының Поташ Аланы урманчылыгында умартачы вазыйфасында 30 елдан артык эшләгән. 200 умарта оясыннан торган умарталыкта эшләгәндә, ул ел саен умарталарны саклау, үрчетү һәм алардан кыйммәтле продукция алу планын уңышлы үтәп килә.