Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

Аксубай урманчылыгының Аксубай участогы территориясендә урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләре буенча район семинар-киңәшмәсе узды. Чарада «Аксубай урманчылыгы» ДКУ һәм «Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашты.

Семинар-киңәшмә барышында анда катнашучылар базислы урман питомнигын карады, урман культуралары утыртуның сыйфатын, урманны карау буенча башкарылган эшләрнең һәм агымдагы елда урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чараларының сыйфатын бәяләделәр. Аксубай участогы урманчысы Сергей Мартынов аңлатмалар бирде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый семинар-киңәшмәләр шулай ук Аксубай урманчылыгының Ибрай һәм Чабаксар участоклары территориясендә дә үткәреләчәк. Алар нәтиҗәсендә 2020 елда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәүгә дәүләт йөкләмәсен үтәү буенча иң яхшы участок урманчылыгы билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International