Татарстанда урман культураларын агротехник карау эшләре алып барыла

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында урман культураларын агротехник карау эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 20 августына алар 12 мең га мәйданда башкарылган (планның 75%ы).

Республиканың Минзәлә, Кама һәм Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы хезмәткәрләре эш күләме буенча алдынгылар рәтендә.

Урман культураларын агротехник карау эшләре – туфракны йомшарту, чүп үләннәрен утау, үсемлекләрне кысалап алу юлы белән үстерелә торган агачлар һәм куаклар үсешенә шартларны яхшыртуга юнәлтелгән чаралар комплексы. Карау ешлыгы җирле шартларны исәпкә алып билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International