Лубян урман-техника көллиятендә яңа уку елына әзерләнәләр

2020 елның 21 августы, җомга

Лубян урман-техника көллиятендә яңа уку елына әзерләнәләр. Хәзерге вакытта учреждениедә спорт залын, 1 номерлы тулай торакны, китапханәне һәм башка объектларны ремонтлау эшләре тәмамланып килә. «1 номерлы тулай торак 1нче сентябрьгә әзер булачак, егетләр кереп яши алачак, – дип сөйләде көллият директоры Рим Фәхраҗиев. – Шулай ук ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелеге катнашында Белем көненә багышланган тантаналы линейкага да әзерлек алып барабыз. Әлбәттә, чара COVID-19 коронавирус йогышы таралуны кисәтү буенча барлык кирәкле чараларны үтәп гамәлгә ашыралачак.

«Көллияттәге уку процессы шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең санитар-эпидемиологик кагыйдәләре нигезендә оештырылачак, – дип тә өстәде Рим Фәхраҗиев.– Биналар җентекләп җыештырылачак һәм йогышсызландырып торылачак, тән температурасын үлчәү, кулларны антисептиклар белән эшкәртү, хезмәткәрләр өчен битлекләр булдыру кебек чаралар бу».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International