Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Нурлат муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Анда ул республика программаларын гамәлгә ашыруның барышы һәм «Нурлат урманчылыгы» ДКУ белән «Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге белән танышты. Объектларны караганда аны муниципаль район башлыгы Алмаз Әхмәтшин озата йөрде.
Килеп җитү белән Равил Кузюров Нурлат шәһәрендә «Тулпар» бассейны булган универсаль спорт комплексы төзелешен бәяләде. Хәзерге вакытта объект төзелешнең соңгы этабында тора, ачылу агымдагы елның сентябренә планлаштырылган. Әлеге спорт комплексына тәүлегенә 900 кеше йөри алачак.
Алга таба министр узган ел ачылган «Миннегөл» мәчетендә, Нурлат балалар сәнгать мәктәбендә, Балалар иҗаты үзәгендә, Никахлашу сараенда булды һәм «Безнең ишегалды» республикасы программасы кысаларында К.Маркс урамы буенча урнашкан ишегалды территориясен төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты.
Эш визиты ахырында Равил Кузюров II типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясен, гаражны карады һәм «Нурлат урманчылыгы» ДКУ һәм «Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ коллективлары белән очрашты. Очрашу кысаларында 2020 елның 1 нче яртыеллыгында башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм киләсе чорга бурычлар билгеләнде.