Аксубай урман хуҗалыгы хезмәткәрләре «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясенә кушылды

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

«Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясенә кушылды. Бүген урман хуҗалыгы директоры Сергей Кузнецов булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр һәм канцелярия кирәк-яраклары тапшырды.

«Мәктәп еллары – һәр кеше тормышында бик шәп вакыт. Мәктәптә сез күп кенә кызыклы белемнәр алырсыз, яңа дуслар, яңа кызыксынулар һәм мавыгулар дөньясына чумарсыз. Уңышлар сезгә», – дип билгеләп үтте, бүләкләр тапшырганда Сергей Кузнецов.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы инициативасы белән 2007 елдан бирле үткәрелә. Әлеге акция хәйриячеләрнең игътибарын мәктәп портфельләре, канцелярия кирәк-яраклары сатып алу һәм балаларга тапшыру өчен җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International