Көз көне Татарстанда Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында истәлекле агачлар утырту эше төгәлләнәчәк

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Көзге чорда Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасында истәлекле агачлар утырту, скверлар һәм аллеялар булдыру эше төгәлләнәчәк. Чаралар COVID-19 коронавирус йогышын профилактикалау һәм аңа каршы тору буенча барлык кирәкле чараларны үтәп оештырылачак.

Барлыгы 97 га мәйданда эшләр башкару планлаштырыла. Агач утыртуда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм муниципаль районнарның башкарма комитетлары карамагындагы учреждениеләрнең белгечләре катнашачак.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның язында республикада Татарстан АССРның 100 еллыгына багышлап 192 га мәйданда истәлекле агачлар утыртылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International