Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Зеленодольск муниципаль районы территориясендә электр тапшыру линияләрен саклау зоналарын агач-куак үсемлекләреннән чистарту эшләре белән танышты. Аны министр урынбасары Рәис Гомәров һәм «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илнур Кәшафиев озата йөрде.
Бу участокта эшләр «Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасы буенча быел сатып алынган UR-Forest Prof 200 мульчеры белән Беларус-1523.3 тракторы ярдәмендә башкарыла. Әлеге мульчер 20 см диаметрлы агачларны кисәргә һәм вакларга сәләтле.
«Без республика җитәкчелегенә һәм шәхсән сезгә, Равил Әфраимович, әлеге техника өчен бик рәхмәтле, – диде министрга мөрәҗәгать итеп Илнур Кәшафиев. – Бу безгә хезмәт җитештерүчәнлеген арттырып, чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк».