Тәтеш урман хуҗалыгы хезмәткәрләре 2021 елгы урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшенә керешкән

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

«Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре 2021 елгы урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшенә керешкән. «Хәзерге вакытта эшләр Келәр һәм Тәтеш кишәрлеге урманчылыкларында уздырыла, анда 2 берәмлек техника эшли, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Рәис Хәлитов. Дәүләт йөкләмәсе нигезендә урман культуралары өчен барлыгы 50 гектар мәйданда туфрак әзерләргә кирәк».

«Болар белән берлектә Тәтеш урманчылыгы территориясендә урман культураларын агротехник карау эшләре дә дәвам итә. Бүгенге көндә алар 278 гектарда башкарылды», – диде Рәис Хәлитов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International