Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Лениногорск муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Анда ул «Лениногорск урманчылыгы» ДКУ һәм «Лениногорск урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге белән танышты. Объектларны караганда аны җитәкче-урманчы Александр Степанов һәм урман хуҗалыгы директоры Андрей Саватнеев озата йөрде.
Килеп җитү белән Рәис Гомәров Лениногорск урманчылыгының Зәй-Каратай кишәрлегендәге 13 кварталда заманча агач әзерләүче форвардер һәм харвестер машиналарында башкарыла торган урман әзерләү эшләрен бәяләде.
Алга таба министр урынбасары Зәй-Каратай кишәрлегендәге 40 кварталда урманнарга тәрбияви кисү уздыру эшләренең сыйфатын тикшереп чыкты. Александр Степанов сөйләгәнчә, хәзерге вакытта урманчылык территориясендә яктылык кертү, чистарту һәм сирәкләү кебек агач кисү төрләре гамәлгә ашырыла икән. Асылда, тәрбияви кисүләр яшь агачлар арасында 61,3 га мәйданда башкарылган.
Эш сәфәре азагында Рәис Гомәров III типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясен, гаражны һәм «Лениногорск урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлек башкарыла торган участогын карап чыкты.