Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Кукмара муниципаль районында эш сәфәрендә булды.
Килеп җитү белән министр Лубян урта мәктәбендә һәм Лубян урман-техника көллиятендә булды. Көллияттә министр спорт залында, китапханәдә башкарылган ремонт эшләре белән танышып чыкты, шулай ук Белем көненә багышланган тантаналы линейкага әзерлек эшләрен карады. Аны Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев, Лубян урманчылыгы җитәкче-урманчысы Фәрдүс Хәбибрахманов, Лубян өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы директоры Сергей Федоров һәм Лубян урман-техника көллияте директоры Рим Фәхраҗиев озата йөрде.
Алга таба Равил Кузюров Лубян авыл җирлегендә гражданнар җыенында катнашты. Чара авыл Мәдәният йортында узды. Үзенең чыгышында министр Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы торышы һәм урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча уздырыла торган эшләр турында сөйләде.
«Соңгы елларда дөньяда экология һәм табигать ресурсларын саклау мәсьәләләренә күбрәк игътибар бирелә башлады. Шуңа күрә дә квалификацияле кадрлар бик кирәк. Белгәнегезчә, быелдан башлап урман тармагындагы яшь белгечләр өчен ярдәм чаралары гамәлгә керде. Һөнәри белем бирү оешмасын тәмамлаган яшь белгечләр 150 мең сум күләмендә, югары белем йортын тәмамлап чыгучы белгечләр 300 мең сум күләмендә бер тапкыр түләү алырга мөмкин, – диде Равил Кузюров. – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов ярдәмендә урманчылыкларда эшләүче хезмәткәрләр өчен дә хезмәт хакына республика бюджетыннан өстәмә түләүләр бүлеп бирү турында карар кабул ителде. Үз рәтләребездә актив һәм максатчан кешеләрне күрергә һәрчак шатбыз. Уртак тырышлык белән без кулган барлык бурычларны үтәрбез һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешербез».
Эш сәфәре азагында министр Лубян урман-техника көллиятенең 100 яшьлеген бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышын уздырды.